Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда һава +12 градуска кадәр җылыначак

Иртәгә Татарстанда һава +12 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

15 Октябрь 2021, 16:21

1435

0

Иртәгә Татарстанда һава +12 градуска кадәр җылыначак
16 октябрьдә Татарстанда явым-төшемсез болытлы һава көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

Республика җирлегендә төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак һәм һава температурасы 0..+5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +7..+12 градуска кадәр җылытачак.

Казанда 16 октябрь төнендә термометр баганалары +3..+5 градус билгесенә төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы +9..+11 градус көтелә.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров