Онлайн трансляция

Свернуть

21 октябрь Татарстанда беренче кар көтелә

21 октябрь Татарстанда беренче кар көтелә

https://tnv.ru

18 Октябрь 2021, 13:51

227

0

21 октябрь Татарстанда беренче кар көтелә
Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары 21 октябрьгә республикада яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә дип фараз итәләр.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы -0..-5 градус, көндез термометр баганалары +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда эш атнасы болытлы һәм яңгырлы һава торышыннан башланды. Көндез максималь һава температурасы +7..+12 градус булачак.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров