Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда торак йортта көчле шартлау булган - видео

Яр Чаллыда торак йортта көчле шартлау булган - видео

https://tnv.ru

25 Октябрь 2021, 17:51

281

0

Югары каттагы ике фатир җимерелгән.

Яр Чаллыда торак йортта көчле шартлау булган - видео
Яр Чаллының 48 комплексындагы күп фатирлы торак йортта көчле шартлау булды. Югары катларда берничә фатир җимерелде.

Зыян күрүчеләр саны ачыклана. ТАСС ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән зыян күрүчеләр барлыгы турында хәбәр итә.

17:58 гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан мәгълүмат пәйда булды. Мәгълүматлар буенча, дүрт кеше зыян күргән. Тагын берничә кеше өем астында булырга мөмкин. Җимерелгән йортның 32 кешесе эвакуацияләнгән.

«Яр Чаллы шәһәре, Татарстан ур., 25/117 номерлы биш катлы торак йортның 4 катындагы фатирда газ катнашмасының шартлавы булган. Янгын сүндерүчеләр урында эшли. 4 һәм 5 кат арасындагы түшәмнәр зыян күргән. Алга таба мәгълүмат ачыклага», — диелә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр арасында 2010 елда туган бала да бар. Коткаручылар аны өем астыннан алып, табибларга тапшырганнар.


19:38 Өем астыннан 22 яшьлек кызны уңышлы чыгарганнар. Барлык зыян күрүчеләр кебек үк, аны Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров