Онлайн трансляция

Свернуть

Казан зооботаника бакчасына Красноярсктан зебра кайтартканнар

Казан зооботаника бакчасына Красноярсктан зебра кайтартканнар

https://tnv.ru

27 Октябрь 2021, 17:26

145

0

Викага 8 ай.

Казан зооботаника бакчасына Красноярсктан зебра кайтартканнар
Казан зооботаника бакчасында Вика кушаматлы зебра пәйда булды. Ул Красноярск зоопаркыннан кайткан һәм хәзерге вакытта карантинда. Хайван җылы ябык вольерда кышлаячак һәм зооботаника бакчасына килүчеләр янына яз көне генә чыгачак. Бу хакта Казан Мэриясе сайты хәбәр итә.

Казан зооботаника бакчасының яңа кунагы Чапман зебрасы төренә, бурчеллова (саванна) төрчәсенә керә һәм, нигездә, үлән, кайвакыт куаклар белән туклана.

Зебра Викага 8 ай. Аны карый торган Казан зооботаника бакчасы белгечләре хайванның контактка бик теләп керүен, кешеләр белән кызыксынып аралашуын һәм ризыкны кулдан алуын билгеләп үтә.

Яз көне ул «Замбези елгасы» комплексы территориясендә саванна зонасында яшәячәк һәм башка зебралар, шулай ук антилопалар, марабу һәм тәва кошлары белән бергә йөриячәк.

Якын арада зооботаника бакчасының иске өлешеннән яңа, африка өлешенә икенче — Ремик кушаматлы ата зебра күченәчәк.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров