https://tnv.ru
01 Ноябрь 2021, 13:45
135
0
Казанда түбән пассажирлар агымы белән бәйле рәвештә 2 һәм 3 ноябрьдә трамвайлар һәм троллейбуслар шимбә, ә 4, 5 һәм 6 ноябрьдә якшәмбе графигы буенча йөриячәк.
Мондый карар 1 ноябрьдә, эшләми торган атнаның беренче көнендә, электр транспортында пассажирлар агымын анализлаганнан соң кабул ителде, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Министрлар Кабинеты начар эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр режимын раслады.
Чыганак һәм фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0