Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның тагын 184 кешесе коронавирус йоктырган

Татарстанның тагын 184 кешесе коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2021, 13:27

128

0

Татарстанның тагын 184 кешесе коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 184 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

184 кешенең илле бишен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә туры килә. Биредә 112 һәм 21 кеше авырый. Шулай ук Лаеш районнарында 8әр авыру очрагы табылган.

Бөгелмә районында 5 авыру очрагы теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров