Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның җәмәгать транспортында битлексез 4 меңгә якын пассажир ачыкланган

Казанның җәмәгать транспортында битлексез 4 меңгә якын пассажир ачыкланган

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2021, 16:23

181

0

Казанның җәмәгать транспортында битлексез 4 меңгә якын пассажир ачыкланган
1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр, Казанның җәмәгать транспортында битлексез 3942 пассажир ачыкланган. Битлек режимы үтәлеше буенча рейдлар 61 контроль ноктада автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода узды, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Тикшерүләрне Транспорт комитеты, «Пассажирларны ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре хезмәткәрләре уздырган.

Барлыгы 2600 җәмәгать транспорты тикшерелгән.

Узган айда җәмәгать транспортында 15 мең 716 битлек режимын бозу очрагы ачыкланган.

Чыганак һәм фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров