Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда кар һәм көчле җил көтелә

Иртәгә Татарстанда кар һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2021, 16:52

182

0

Иртәгә Татарстанда кар һәм көчле җил көтелә
12 ноябрьдә Татарстан җирлегендә болытлы көн һәм кар явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил булуы ихтимал. Юлларда урыны белән бозлавык булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Республикада төнлә -1..-6 градуска кадәр салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы +1..-3 градус көтелә.

Казанда 12 ноябрьгә каршы төндә һава температурасы шулай ук -1..-6 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +1..-1 градус билгесенә җитәчәк.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров