Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән халкы су фильтрына киткән акчаны янга калдыру өчен 40 чакрым ераклыкта урнашкан чишмәгә йөри

Яшел Үзән халкы су фильтрына киткән акчаны янга калдыру өчен 40 чакрым ераклыкта урнашкан чишмәгә йөри

https://tnv.ru

12 Ноябрь 2021, 16:17

602

0

Яшел Үзән халкы су фильтрына киткән акчаны янга калдыру өчен 40 чакрым ераклыкта урнашкан чишмәгә йөри
Татарстанда су сыйфаты буенча проблемалар саклана. Биектау, Нурлат, Питрәч, Яшел Үзәндә яшәүчеләр эчә торган суның сыйфатыннан иң күп зарланучылар.

Җәй көннәрендә су белән тәэмин ителүдә дә проблемалар була. Шул ук вакытта, республикада су запаслары җитәрлек. Аларны үзләштерү буенча тиешенчә эш алып бару да кирәк. Бу хакта кичә Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында сөйләштеләр.

Түбән Карамалыда яшәүче Надежда Зайцева соңгы 6 елда краннан аккан суны эчеп булмый, ди. Фильтрларны айга ике тапкыр алыштыра.

Мондагы күпфатирлы йортларны барысына да хас проблема бу. Кайбер күршеләр фильтрга киткән акчаны аз булса да янга калдыру өчен күрше авыл чишмәсенә йөри. Әмма ул да 40 чакрымда урнашкан. Тулырак ТНВ репортажында белә аласыз.

Фото: pixabay.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров