Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Универсиада Авылы янындагы «боҗра»да вакытлыча хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Универсиада Авылы янындагы «боҗра»да вакытлыча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2021, 13:45

832

0

Казанда Универсиада Авылы янындагы «боҗра»да вакытлыча хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Оренбург тракты буенча вакытлыча автомобиль юлы участогында хәрәкәтне чикләячәкләр, ә төгәлрәк әйткәндә, Универсиада авылы янындагы «боҗра"да. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды, дип хәбәр итә Казан Мэриясе сайты.

17 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр хәрәкәт Оренбург тракты буенча студентлар поликлиникасы урнашкан 95 номерлы бина янында чикләнәчәк. «Боҗра"ның бер өлеше ябылачак — шәһәр үзәгеннән транспорт аэропорт ягына гына уза алачак, Парин урамы ягына хәрәкәт туктатылачак.

Бу яңгыр канализациясе челтәрләрендә ремонт-торгызу эшләре үткәрелүгә бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров