Онлайн трансляция

Свернуть

17 ноябрь Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

17 ноябрь Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2021, 17:00

1141

0

17 ноябрь Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
17 ноябрь Татарстан җирлегендә кар явуы көтелә, аерым районнар буран булачак. Төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Республика җирлегендә алдагы төнлә -3..-8 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +1..-4 градус билгесенә җитәчәк.

Казанда 17 ноябрьгә каршы төндә һава температурасы -3..-5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы +1..-1 градус.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров