Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Яңа ел чыршысын җыя башлаганнар

Казанда Яңа ел чыршысын җыя башлаганнар

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2021, 10:20

3982

0

Казанда Яңа ел чыршысын җыя башлаганнар
Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта 35 метр биеклектәге үзәк шәһәр чыршысын урнаштыра башладылар. Ул утлар һәм музыкаль иллюстрация белән бизәләчәк. Бүгенге көндә каркасның түбән каркасы әзер инде.

Исегезгә төшерәбез, Казанның төп чыршысы Россиядә иң матур топ-3 чыршылар исемлегенә керде. Ул анда икенче урынны яулады. Сораштыручыларның 63% чыршыдан канәгать калган, 13%ына ошамаган, ә калганнары фикер белдерүдән тыелып торган.

Беренче урында Уфа шәһәренең үзәк чыршысы. Аны сораштыручыларның 66% кешесе ошаткан.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров