Онлайн трансляция

Свернуть

19 ноябрь Татарстанда көчле җил һәм кар көтелә

19 ноябрь Татарстанда көчле җил һәм кар көтелә

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2021, 16:40

873

0

19 ноябрь Татарстанда көчле җил һәм кар көтелә
19 ноябрь Татарстан җирлегендә кар агымы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-7 градус. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 0..-5 градус билгесенә җитәчәк.

Казанда 19 ноябрь төнендә -2..-4 градуска кадәр салкын була. Көндез максималь һава температурасы -0..-2 градус.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Комментарии 0

Аватар