Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда психиатрия хастаханәсеннән качып киткән Алтынбаевны кире кайтарганнар

Казанда психиатрия хастаханәсеннән качып киткән Алтынбаевны кире кайтарганнар

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2021, 09:50

2140

0

Казанда психиатрия хастаханәсеннән качып киткән Алтынбаевны кире кайтарганнар
Кичә Казанда психиатрия хастаханәсеннән качып киткән Чаллыда җәнҗаллар куптарып танылган күп балалы ана Агина Алтынбаева кабат клиникага кайтарылды. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Алтынбаева үзенең качуын кире какты һәм аны дөрес булмаган документлар аркасында өйгә кайтарып җибәрделәр, дип белдерде. Шулай ук Алтынбаева үз балалары турында борчылуын белдерде, чөнки аларның кайда урнашканын белми.

Исегезгә төшерәбез, кичә Агина Алтынбаева Казанда психиатрия клиникасыннан качкан. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, опека органнарыннан Алтынбаеваның бер улы да качкан. Шулай ук гаугачы хатын балаларын алу өчен интернатка юнәлгән.

Янәсе, Алтынбаева оныкларын психиатрия экспертизасы вакытында опекага алудан баш тарткан әбиен соравы буенча бер баланың югалуы турында гариза әзерли.

Искәртеп узабыз, Татарстан Югары суды Агина Алтынбаеваны экспертиза узу өчен психиатрия хастаханәсенә җибәрү турында карар кабул итте.


Комментарии 0

Аватар