Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яллар кар бураннарыннан башланачак

Татарстанда яллар кар бураннарыннан башланачак

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2021, 17:45

1148

0

Татарстанда яллар кар бураннарыннан башланачак
20 ноябрь Татарстан җирлегендә кар һәм буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре буларга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-5 градус. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары -3..+1 градус билгесенә җитәчәк.

Казанда 20 ноябрьгә каршы төндә -1..-3 градуска кадәр салкын була. Көндез максималь һава температурасы -1..+1 градус.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар