Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бозлавык аркасында беренче зыян күрүчеләр барлыкка килә башлады

Татарстанда бозлавык аркасында беренче зыян күрүчеләр барлыкка килә башлады

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2021, 17:43

1813

0

Татарстанда бозлавык аркасында беренче зыян күрүчеләр барлыкка килә башлады
Татарстанда бозлавык аркасында беренче зыян күрүчеләр барлыкка килә башлады. Һава торышы тотрыксызлану һәм кар яву белән республикада урамда бозлавык белән бәйле имгәнүләр күзәтелә. Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматлары буенча 11 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәрге чорда травмпунктларга, шәһәрнең дежур клиникаларына 133 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 55 сыну, 78 имгәнүләр очрагы.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе травматология пунктына 309 пациент мөрәҗәгать иткән. Шуларның 127 се урам җәрахәтләре алган.

Табиблар ком сибелгән, боздан чистартылган юллардан йөрергә киңәш итә. Шулай ук алар беренче чиратта баш мие имгәнүләренән сакланырга куша.

Кышкы имгәнүләр белән бәйле беренче мөрәҗәгатьләр шулай ук Кама балалар медицина үзәгенең травмпунктында да булган. Анда тәүлек эчендә 100гә якын мөрәҗәгать теркәлгән. Бозлавык аркасында егылу нәтиҗәсендә килеп чыккан травмалар да бар. Бер баланы  җитди имгәнүе белән хастаханәгә салганнар. Ике яшь пациент чанада шуып төшкәндә аяклары чит предметка төртелеп, җәрәхәт алган.  

Сынган яки башка җитди җәрәхәт алган очракта, кичекмәстән травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди табиблар.

Чыганак һәм фото: minzdrav.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров