Онлайн трансляция

Свернуть

«Крылья Советов» паркында вандаллар таганнарны бозганнар

«Крылья Советов» паркында вандаллар таганнарны бозганнар

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2021, 15:30

730

0

«Крылья Советов» паркында вандаллар таганнарны бозганнар
Казанның «Крылья Советов» паркында вандаллар таганнарны, шулай ук электр щиты һәм электр энергиясен бүлү пунктын ватканнар. Бу хакта Казан Мэриясе сайтында хәбәр ителә.

Узган ялларда җинаятьчеләр таганнарны һәм электр щитын ваткан. Техник хезмәткәрләр алар тирәсендә кисәтә торган табличкалар урнаштырган һәм, казанлыларны саклау өчен, территорияне тасмалар белән уратып алган. Ләкин соңрак вандаллар кире әйләнеп кайткан һәм электр щиты белән электр энергиясен бүлү пунктын ваткан.

Хәзерге вакытта ватык таганнар сүтелгән. Аларны төзекләндерү яңа ел чаралары якынлашкан вакытка каралган. Электр энергиясен бүлү пунктын торгызу өстендә эш хәзер үк алып барыла, тиздән аңа яңа ел чыршысы тоташтырылачак.

Вандалларның шәхесләрен билгеләү өчен, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе видеокүзәтү камераларыннан язмаларны алу өчен Телекоммуникация технологияләре департаментына запрос җибәрде. Моннан тыш, җинаятьчеләргә карата полициягә гариза язылган.

«Паркларга килүчеләрне җәмәгать киңлекләре җиһазларын сакларга һәм шәһәр паркларын көн саен уңайлы, чиста һәм куркынычсыз итә торган хезмәтләрнең эшенә хөрмәт белән карарга чакырабыз», – диделәр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров