Онлайн трансляция

Свернуть

24 ноябрь Татарстанда -16 градуска кадәр суытачак

24 ноябрь Татарстанда -16 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2021, 16:35

1282

0

Кайбер районнарда кар бураннары да көтелә.

 24 ноябрь Татарстанда -16 градуска кадәр суытачак
24 ноябрьдә Татарстан җирлегендә урыны белән кар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

Республикада алдагы төндә -11..-16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы -6..-11 градус. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

Казанда 24 ноябрьг төнендә һава температурасы -11..-13 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары -7..-9 градус билгесенә җитәчәк.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров