Онлайн трансляция

Свернуть

КамАЗ астында мәктәп укучысы үлеме видеокүзәтү камераларына эләккән

КамАЗ астында мәктәп укучысы үлеме видеокүзәтү камераларына эләккән

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2021, 11:20

591

0

КамАЗ астында мәктәп укучысы үлеме видеокүзәтү камераларына эләккән
Можайский — Горький шоссесы киселешендә җиде яшьлек малайның "КамАЗ" астында калган видео мизгеле интернет челтәрләрдә пәйда булды.

Кадрларда баланың «зебра» буенча юлдан чыга башлавын күрергә була.

Исезезгә төшерәбез, Казанда Можайский һәм Горький шоссесы урамнары киселешендә "КамАЗ" машинасы 7 яшьлек малайны бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән малай шунда ук үлә.

Беренче мәгълүматларга караганда, бала зебра буенча светофорның яшел утына чыккан. Һәлакәт булган урынга Казанның Киров районы прокуроры Элдар Сабиров килгән. Хәзерге вакытта детальләр ачыклана.

Шулай ук үлгән малайның икенче сыйныфта укуы һәм Юбилейная урамында яшәве дә мәгълүм.


Комментарии 0

Аватар