Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда авиаһәлакәттә исән калган парашутчы Уфада вафат булды

Татарстанда авиаһәлакәттә исән калган парашутчы Уфада вафат булды

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2021, 17:27

1792

0

Татарстанда авиаһәлакәттә исән калган парашутчы Уфада вафат булды
Уфада парашютчы Вадим Фәхретдинов вафат булды, ул 10 октябрьдә Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә исән калган иде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

L-410 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә ир-ат умыртка баганасы сынган, баш миенең ябык җәрәхәте алган һәм кабыргалары сынган. Башта Вадимны Чаллыда дәвалаганнар, ә аннары ул Уфада тернәкләнүен дәвам итә.

Бу көннәрдә Вадим суларга кыен булу аркасында хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, чөнки кабыргалары үпкәсенә зыян китергән. Табиблар аның хәлен яхшырта алганнар. Әмма ниндидер мизгелдә Вадимның кан басымы төшкән һәм табиблар аны коткарып кала алмаган.

Исегезгә төшерәбез, Минзәләдә L-410 самолёты һәлакәткә очрады. Бортта 22 кеше: 20 парашютчы һәм ике пилот булган. Аларның 16 һәлак булган.

11 октябрь Татарстанда мәтам көне дип игълан ителде.

Фото: соцсети


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров