Онлайн трансляция

Свернуть

Казан телеманарасы Татарстан байрагы төсенә керәчәк

Казан телеманарасы Татарстан байрагы төсенә керәчәк

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2021, 10:40

767

0

Казан телеманарасы Татарстан байрагы төсенә керәчәк
Бүген 17:00-22:00 сәгатьләрдә Россия телевизион һәм радио тапшырулар челтәренең Казан телеманарасы Татарстан байрагы көне хөрмәтенә махсус төсмерләр алачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика байрагының яшел төсе язны, яңарышны символлаштыра, ак төс – пакълык, чисталык төсе, ә кызыл – өлгергәнлек, энергия, көч һәм тормыш символы.

Быел Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.



Фото: ТНВ, ru.wikipedia.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров