Онлайн трансляция

Свернуть

Шторм кисәтүе: Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

Шторм кисәтүе: Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2021, 16:09

436

0

Шторм кисәтүе: Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикага көчле җил килү сәбәпле, шторм кисәтү игълан итте.

Шулай итеп, 29 ноябрь кичендә, 30 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан җирлегендә секундына 10-15 метр тизлектә, вакыты белән секундына 17-22 метр тизлектә көньяктан көчле җил көтелә.

30 ноябрьдә урыны белән секундына 25 метрга кадәр көчәячәк. Шулай ук урыны белән көчле кар явачак, кайбер районнарда күз күреме начарлану белән буран, томан, юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

Фото: 16.mchs.gov.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров