Онлайн трансляция

Свернуть

Көзнең соңгы көнендә Татарстанда һава торышы үзгәрә

Көзнең соңгы көнендә Татарстанда һава торышы үзгәрә

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2021, 17:20

812

0

Көзнең соңгы көнендә Татарстанда һава торышы үзгәрә
Көзнең соңгы көнендә Татарстан җирлегендә яңгырлар белән кар явуы көтелә. Аерым районнарда буран, бозлавык, томан булу ихтималы бар.

Җил көньяк-көнчыгышта секундына 25 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

30 ноябрьгә каршы төндә республикада -2..+3 градуска кадәр салкын була. Көндез максималь һава температурасы-0..+5 градус.

Казанда төнлә термометр баганалары 0..-2 градус билгесенә җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +2..+4 градуска кадәр җылытачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикага җил килү сәбәпле, шторм кисәтү игълан итте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров