Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кышның беренче көнендә яңгыр явачак

Татарстанда кышның беренче көнендә яңгыр явачак

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2021, 18:01

726

0

Татарстанда кышның беренче көнендә яңгыр явачак
1 декабрьдә Татарстан җирлегендә яңгыр һәм кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 16-21 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары -1..+3 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юлларда бозлавык. Казанда төнлә һәм көндез максималь һава температурасы -1..+1 градус.

Элегрәк КФУның метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев билгеләп үткәнчә, агымдагы елның ноябрендә Татарстанда һава температурасы уртача күрсәткечләрдән артып киткән. Бу аномаль санала. Шулай ук республикада явым-төшем күләме дә ике тапкырга күбрәк булган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров