Онлайн трансляция

Свернуть

2 декабрь яңгырлар кар бураннары белән алышачак

2 декабрь яңгырлар кар бураннары белән алышачак

https://tnv.ru

01 Декабрь 2021, 16:32

777

0

2 декабрь яңгырлар кар бураннары белән алышачак
2 декабрь Татарстан җирлегендә яңгырлар һәм кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан. Юлларда бозлавык. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-7 градус. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 0..-4 градус билгесенә җитәчәк.

Казанда 2 декабрь төнендә һава температурасы -3..-5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -1..-3 градуска кадәр җылытачак.

Искәртеп узабыз, КФУ профессоры Юрий Переведенцев декабрьнең беренче декадасында Казанда җылы һава торышы булачак, дип фаразлады. Тулаем алганда, уртача айлык температура нормадан бераз югарырак булачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров