https://tnv.ru
01 Декабрь 2021, 17:44
1014
0
Бу атна дәвамында табигаттә үзгәрешләр дәвам итәчәк.

Мондый һава торышы Татарстанда 69 ел булмаган! Ике тәүлек дәвамында республика Европадан килгән Бенедикт исемле көчле циклон йогынтысында торды. Шәһәр һәм районнарда көне буе яңгыр койды.
Кичә Казанда - айлык явым-төшемнең 40 проценты яуган. Нәтиҗәдә, башкала урамнарында күлләвекләр хасил булды. Транспорт бөкеләре барлыкка килде. Электр чыбыкларына су үтү сәбәпле светофорлар сафтан чыга. Бүген синоптиклар республикада температура рекорды теркәлүен көткән иде, ләкин ул булмады. Алга таба һава торышы ничек үзгәрәчәк?
Бу атна дәвамында табигаттә үзгәрешләр дәвам итәчәк. Температура әле минус, әле плюс булыр дип көтелә.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0