Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда республика чыршы бәйрәме кайчан булачагы билгеле

Татарстанда республика чыршы бәйрәме кайчан булачагы билгеле

https://tnv.ru

02 Декабрь 2021, 13:01

1757

0

Татарстанда республика чыршы бәйрәме кайчан булачагы билгеле
25 декабрьгә Казанда Республика чыршысын үткәрү планлаштырыла, анда гадәттәгечә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов була. Бу хакта «Коммерсантъ»хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы 8 000 бала өчен бәйрәм үткәрүгә Роспотребнадзор рөхсәтен алган. Чараны «Пропраздник» компаниясе оештыра. Бәйрәм оештыруга 24,3 млн сум тотылачак. Уздыру урыны - «Татнефть Арена».

Исегезгә төшерәбез, республика чыршысы Татарстан башкаласында инде 20 ел дәвамында үткәрелә. Коронавирус белән хәл начарайган очракта, чара гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Республика чыршысының бер ел элек ничек узуы турында ТНВ сюжетында белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров