Онлайн трансляция

Свернуть

Ун шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк

Ун шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк

https://tnv.ru

02 Декабрь 2021, 17:28

798

0

Ун шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк
12 декабрьдән Казанда ун шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Бу Компрессор юлының бер өлеше ябылу белән бәйле, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Үзгәрешләр түбәндәге поездларга кагылачак:

6401 номерлы Шәмәрдән – Казан поезды 4:18 сәгатьтә кузгалып китәчәк, килеп җитү вакыты 6:36 сәгатькә планлаштырылган;

6405 номерлы Арча – Казан юнәлешендәге поезд 6:41 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 8:28 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6410 номерлы Казан – Арча юнәлешендәге поезд 21:14 сәгатьтә кузгалып китәчәк, билгеләнгән урынга 23:06 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6420 номерлы Казан – Кукмара поезды 6:04 сәгатьтә кузгалачак, 8:57 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6422 номерлы Казан – Сосновка юнәлешендәге поезд 7:54 сәгатьтә кузгалачак, килү вакыты – 11:24 сәгатьтә;

6425 номерлы Кукмара – Казан поезды 12:06 сәгатьтә кузгалачак, 15:04 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6428 номерлы Казан – Сосновка поезды 16:23 сәгатьтә кузгалачак, 19:55 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6431 номерлы Сосновка – Казан поезды 17:39 сәгатьтә кузгалачак, 21:13 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6926 номерлы Казан – Кизнер поезды 16:14 сәгатьтә кузгалачак, килеп җитү вакыты 19:28 сәгатькә планлаштырылган;

6301 номерлы Казан – Зөя поезды 6:38 сәгатьтә кузгалачак, килү вакыты – 7:47 сәгатьтә.

Барлык маршрутлар буенча мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоны, сайт аша һәм «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров