Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда, төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, Мехчылар урамы участогы ябылачак

Казанда, төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, Мехчылар урамы участогы ябылачак

https://tnv.ru

03 Декабрь 2021, 11:20

2114

0

Бу Девятаев урамыннан Магистраль урамына кадәрге юлны 4 полосага кадәр киңәйтеп реконструкцияләү белән бәйле.

Казанда, төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, Мехчылар урамы участогы ябылачак
3 декабрьдән Казанда автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен Мехчылар урамы участогы бер елга якын ябылачак. Бу Девятаев урамыннан Магистраль урамына кадәрге юлны 4 полосага кадәр киңәйтеп реконструкцияләү белән бәйле. Эшләр Зур Казан боҗрасын үстерү кысаларында алып барыла һәм катлаулы хәлләр проблемасын хәл итү, Идел буе районы ягыннан шәһәр үзәгенә бару мөмкинлеген бирәчәк, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Инженерлык коммуникацияләренең бик каты тузган булуы аркасында юлларда эшләрне башлар алдыннан 1950 елларда төзелгән су белән тәэмин итүнең тузган челтәрләрен, 1935 елларда ясалган канализацияләрне үзгәртеп кору таләп ителә. Шуның белән бәйле рәвештә Магистраль урамы, 4 йорт, 1 корпус адресыннан Девятаев урамына кадәрге участокта хәрәкәтне чикләү 2022 елның 30 октябренә кадәр гамәлдә булачак.

Ябык участокны  Учительская, Холмовая, Пригородная, Лебедев, Тимер Юл, Владимир Кулагин, Каучук урамнары буенча урап узарга мөмкин, дип хәбәр итәләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Шуңа бәйле рәвештә 3 декабрьдән 31 номерлы маршрут автобуслары IKEAдан «Мех берләшмәсе» тукталышына кадәр, Кызыл Татарстан һәм М.Гафури урамнары киселешендә борылыш ясау белән, кире юнәлештә «IKEA кибете» тукталышына кадәр хәрәкәт итәчәк.

31 номерлы маршрут автобуслары «Иске Победилово торак массивы» тукталыш пунктыннан Магистраль – Тихорецк – Техника – Вахитов мәйданы – Г.Тукай – Татарстан – Мәҗит Гафури урамнары киселешендә урнашкан «Мех берләшмәсе» тукталыш пунктына кадәр барачак. Кире юнәлештә автобус шул ук маршрут буенча «Иске Победилово торак массивы» тукталыш пунктына кадәр барачак.

«Нефтебаза» тукталышыннан «Макарон фабрикасы» тукталышына кадәр 31в номерлы маршрут автобусында барып җитәргә мөмкин булачак.

Казан Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, әлеге автобусларның пассажирлары махсус билетлар алачак һәм алар буенча күрсәтелгән өч маршрутның берсенә күчеп утыра алачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров