Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда өлкән яшьтәге хатын трамвай астында кала

Казанда өлкән яшьтәге хатын трамвай астында кала

https://tnv.ru

07 Декабрь 2021, 10:58

1506

0

Хатын-кыз исән кала.

Казанда өлкән яшьтәге хатын трамвай астында кала
Казанның Декабристлар урамында өлкән яшьтәге ханым трамвайга эләккән, дип хәбәр итә МУП "Метроэлектротранс".

Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүче тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга булган һәм трамвайга эләккән. Хатын исән кала, аны хастаханәгә озаталар.

Бу хәл нәтиҗәсендә Татарстан башкаласында Декабристлар урамындагы 1 һәм 6 номерлы трамвай хәрәкәте туктатылды.

Исегезгә төшерәбез, кичә 4 номерлы маршрутның трамвае астында калып 11 яшьлек кызн һәлак булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, яшүсмер тиешле булмаган урында юлга чыккан. Трамвай туктап өлгермәгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров