Онлайн трансляция

Свернуть

8 декабрь Татарстанда көчле бозлы яңгыр явачак

8 декабрь Татарстанда көчле бозлы яңгыр явачак

https://tnv.ru

07 Декабрь 2021, 17:42

1402

0

8 декабрь Татарстанда көчле бозлы яңгыр явачак
8 декабрь Татарстанда бозлы яңгыр явачак. Республикада урыны белән буран көтелә. Көньяк-көнчыгыштан исүче җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Республика җирлегендә төнлә -7..-12 градуска кадәр салкын булачак. Иртән -2..-7 градус кадәр җылытачак. Көндез максималь һава температурасы -4..+1 градус.

Казанда 8 декабрь төнендә һава температурасы -9..-11 градуска кадәр төшәчәк, иртән -4..-6 градуска кадәр. Көндезге сәгатьләрдә -1..+1 градуска кадәр җылытачак.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар