Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җылытыла торган тукталыш кабат ачылган

Казанда җылытыла торган тукталыш кабат ачылган

https://tnv.ru

10 Декабрь 2021, 10:28

1112

0

Казанда җылытыла торган тукталыш кабат ачылган
Казанның Мәскәү районында Васильченко урамындагы «Восстание разъезды» тукталышында  җылытыла торган тукталыш яңадан ачылган, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Тукталыш кондиционер һәм видеокүзәтү системалары, ашыгыч хезмәтләрне чакыру төймәсе, Wi-Fi, телефон зарядкасы өчен җайланма, вендинг аппараты һәм видеотабло белән җиһазландырылган.

Тукталыш павильоны 2019 елның гыйнварында барлыкка килде, ә ноябрь ахырында вандаллар гамәлләре аркасында вакытлыча ябылган иде.

Хәзер павильонда бөтен электрика торгызылган, яктырткычлар һәм розеткалар алыштырылган, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров