Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ике баланы янгыннан коткарганнар

Казанда ике баланы янгыннан коткарганнар

https://tnv.ru

10 Декабрь 2021, 11:39

2676

0

Казанда ике баланы янгыннан коткарганнар
Бүген иртән Фатыйх Әмирхан урамындагы 41нче йортның янган фатирыннан 4 һәм 7 яшьлек ике малайны янгын сүндерүчеләр коткарды. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгынга килгән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җиһаз һәм кирәк-яракларның януын ачыклаганнар. Янгынның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил итә, сәбәпләре ачыклана.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, янгын сүндерүчеләр Казанның Космонавтлар урамы буенча 47 нче номерлы йорт фатирында алты кешене коткарганнар.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров