Онлайн трансляция

Свернуть

Юлиус Фучик һәм Минск урамнарында транспорт хәрәкәте өлешчә ябылачак

Юлиус Фучик һәм Минск урамнарында транспорт хәрәкәте өлешчә ябылачак

https://tnv.ru

15 Декабрь 2021, 14:36

1392

0

Бу метрополитенның икенче линиясендәге беренче участок төзелеше белән бәйле.

Юлиус Фучик һәм Минск урамнарында транспорт хәрәкәте өлешчә ябылачак
Казанда Юлиус Фучик һәм Минск урамнары транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен өлешчә ябылачак. Бу метрополитенның икенче линиясендәге беренче участок төзелеше белән бәйле. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды, дип Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл участоклары этаплап ябылачак:

16 декабрьдән 19 гыйнварга кадәр – 145а һәм 149 номерлы йортлар янында;

20 гыйнвардан 7 февральгә кадәр – 151 номерлы йорт янында;

8 февральдән 21 февральгә кадәр – 155 номерлы йорт янында;

22 февральдән 2 мартка кадәр һәм 3 марттан 27 мартка кадәр 108 номерлы йорт янында.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров