Онлайн трансляция

Свернуть

Тайландта өстенә мәрмәр өстәл төшү нәтиҗәсендә комада яткан 11 айлык бала аңына килгән

Тайландта өстенә мәрмәр өстәл төшү нәтиҗәсендә комада яткан 11 айлык бала аңына килгән

https://tnv.ru

16 Декабрь 2021, 12:20

1379

0

Тайландта өстенә мәрмәр өстәл төшү нәтиҗәсендә комада яткан 11 айлык бала аңына килгән

Тайландның Бангкок шәһәрендә өстенә мәрмәр өстәл төшү нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләнгән 11 айлык кызчык аңына килгән. Моңарчы сабый берничә көн дәвамында комада булган, хәзер инде бала мөстәкыйль рәвештә сулый башлаган. Бу хакта социаль челтәрләрдә кызның анасы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бала әкренләп аңына килә, әти-әнисен һәм барлык тирә-юньне күзәтә башлаган. Әлегә бары тик сул күзе белән генә, чөнки кызчыкның уң як бите эшләми.

Исегезгә төшерәбез, моннан берничә көн элек Бангкок отеленда гаиләсе белән Татарстаннан килгән 11 айлык кызга мәрмәр өстәл төшкән иде. Зыян күргән кызның әти-әнисе сөйләгәнчә, алар кунакханәгә урнашып, чемоданнарны бушата башлаганнар. Шул ук вакытта бала балконга юнәлә һәм өстәлгә тотына. Өлтәл кызның өстенә төшә.

Бала баш мие һәм муен сөяге җәрәхәте, моннан тыш, күп санлы җәрәхәтләр ала.

"Өстәл авып төшкәч, кызның авызыннан кан акты", - дип хәбәр итте баланың әнисе.

Моннан тыш, ханым хастаханәдә көн ярым вакыт эчендә аларга 800 000 сумнан артык счет ясаганнарын хәбәр итте. Гаилә страховка рәсмиләштермәгән. Бүгенге көнгә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән сабыйга 4 млн артык акча җыелды.

Фото: instagram.com/regisha.08


 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров