Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яллар бураннан һәм томаннан башланачак

Татарстанда яллар бураннан һәм томаннан башланачак

https://tnv.ru

17 Декабрь 2021, 16:34

4628

0

Татарстанда яллар бураннан һәм томаннан башланачак
Шимбә көнне 18 декабрь Татарстан җирлегендә кар явуы көтелә, аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, төньякка таба күчүче талгын җил. Юлларда бозлавык.

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразларына караганда, төнлә һаваның минималь температурасы -2..-7 градус. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 0..-5 градус билгесенә җитәчәк.

Казанда 18 декабрь төнендә һава температурасы -3..-5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы -1..-3 градус.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров