Онлайн трансляция

Свернуть

21 декабрь Татарстанда кар һәм буран көтелә

21 декабрь Татарстанда кар һәм буран көтелә

https://tnv.ru

20 Декабрь 2021, 17:33

636

0

21 декабрь Татарстанда кар һәм буран көтелә
21 декабрь Татарстанда кар һәм буран, иртән һәм көндез урыны белән томан көтелә. Юлларда элеккечә бозлавык һәм кар көртләре саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары искә төшерде.

Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь һава температурасы -2..-7 градус, республика көнбатышында аязган вакытта -7..-12 градуска кадәр салкын.

Казанда 21 декабрь төнлә термометр баганалары -5..-7 градус билгесенә, ә аязган вакытта -9..-11 градус градуска кадәр җитәчәк. Шундый ук һава температурасы көндезге сәгатьләрдә дә көтелә.

Бүген иртән Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең күбесенә, соңга калмас өчен, эшкә иртәрәк чыгарга туры килде. Ә гадәти вакытта чыккан кешеләр 9 баллы бөкегә эләкте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров