Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 30 градуслык суыклар килә

Татарстанда 30 градуслык суыклар килә

https://tnv.ru

22 Декабрь 2021, 17:32

471

0

Юлларда бозлавык.

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразларына караганда, якындагы тәүлекләрдә Татарстан халкы 30 градуслы салкыннар кичерәчәк. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Аерым алганда, төнлә һаваның минималь температурасы -20..-25 градус, аязган вакытта -30 градуска кадәр салкыная. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 16..-21 градус билгегә җитәчәк.

Казанда 23 декабрь төнендә һава температурасы -23..-25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы -18..-20 градус.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда астрономик кыш башланды. Шулай итеп, планетаның төньяк ярымшарында – астрономик кыш, ә көньяк ярымшарда - җәй.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар