Онлайн трансляция

Свернуть

Республика балалар клиник хастаханәсе тәрәзләрен Кыш бабай шакып йөрде

Республика балалар клиник хастаханәсе тәрәзләрен Кыш бабай шакып йөрде

https://tnv.ru

24 Декабрь 2021, 13:48

1067

0

Кыш Бабай онкология, гемотология һәм хирургия бүлегенә килде.

Республика балалар клиник хастаханәсе тәрәзләрен Кыш бабай шакып йөрде
Кичә Республика балалар клиник хастаханәсе тәрәзләрен Кыш бабай шакып йөрде. Коткаручы булып эшләүче Татарстан студентлары авыру балалар күңелен күрүнең шундый үзенчәлекле юлын уйлап тапкан.

Кыш Бабай онкология, гемотология һәм хирургия бүлегенә килде.

Альпинист җайланмасы белән түбәдән төшеп тәрәзә аша котлау - сабыйлар өчен могҗиза күренеше, ә икенчедән короновирус таралу куркынычыннан чаклану чарасы да.

Чулпан Хәбибуллина хастаханәдә 7 ел дәвалана. Әнисе белән ята. Чулпан Кыш бабай бүләген беренчеләрдән булып алды. 4 каттагы палатада тәрәзәсен Кыш бабай шакыр дип уйламаган идек ди. Бүген бу гаилә өчен икеләтә бәйрәм - Чулпанны өенә чыгаралар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров