Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда -25 градуска кадәр суытачак

Иртәгә Татарстанда -25 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

28 Декабрь 2021, 16:44

928

0

Иртәгә Татарстанда -25 градуска кадәр суытачак
Узып баручы елның соңгы чәршәмбесендә, 29 декабрьдә, Татарстан җирлегендә кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнар томан каплаячак. Юлларда элеккечә бозлавык һәм кар көртләре саклана.

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразларына караганда, республикада төнлә -17..-22 градуска кадәр салкын булачак. Кайбер районнарда -25 градуска кадәр салкын булуы ихтималы бар. Көндез максималь һава температурасы -12..-17 градус.

Казанда 29 декабрь төнендә термометр баганалары -17..-19 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава температурасы -13..-15 градус билгесенә җитәчәк.

Фото: instagram.com/goryachevaanyuta3003

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров