https://tnv.ru
29 Декабрь 2021, 13:14
1315
0
Казанда яшәүче үзмәшгуль Юлия Ватанина пандемия вакытында эше өчен субсидия ала алмаган. Үзмәшгульләргә субсидия бирү конкурсын ноябрдә Татарстанның икътисад министрлыгы уздырган. Аның берничә шарты була. Конкурста катнаштым, тик акча булмады, дип физик мөмкинлеге чикле Юлия безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. Без бу хәлгә ачыклык керттек.
Юлия Ватанина аяк табанын, тырнак авыруларын дәвалый. Ул - үзмәшгуль, 3 ел элек үк теркәлгән. Быелның сентябрендә субсидия алу мөмкинлеге турында ишетә. Документларын җыеп тапшырган. Срогы 9 нчы ноябрьгә кадәр була, ул 1 ноябрьдә җибәрә. Тик шулай да бу ярдәм аңа күрсәтелмәгән.
Татарстанда урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров сүзләренчә, Юлия гаризаны соңрак тапшырган.
Республика бюджетыннан үзмәшгульлләргә ярдәм йөзеннән 50 миллион сум күләмендә акча бүленә. Татарстанда бу категория эшмәкәрләр 16 мең.

Бүлешергә
Комментарии 0