Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзәндә газ шартлаудан соң зыян күргән йортны кулланышка тапшырдылар

Яшел Үзәндә газ шартлаудан соң зыян күргән йортны кулланышка тапшырдылар

https://tnv.ru

29 Декабрь 2021, 13:57

1237

0

Ленин урамындагы йортта газ март аенда шартлаган иде.

Яшел Үзәндә газ шартлаудан соң зыян күргән йортны кулланышка тапшырдылар
Яшел Үзәндә газ шартлаудан соң зыян күргән йортны кулланышка тапшырдылар. 50 гаилә Яңа елны үз фатирында каршы алачак.

Исегезгә төшерәбез, Ленин урамындагы йортта газ март аенда шартлаган иде. Шушы вакыт дәвамында әлеге подъездны яңадан кордылар. Нәтиҗәдә, капиталь ремонт та ясала. Фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер.

Тәрәзә, ишекләр, балкон өр-яңа. Җылылык системасын, су торбаларын да алыштырылган. Моннан тыш, диварларны торгызганнар, инженер челтәрләрен һәм электр чыбыкларын яңадан сузганнар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар