Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Яңа ел урамы барлыкка килде

Казанда Яңа ел урамы барлыкка килде

https://tnv.ru

30 Декабрь 2021, 11:20

1306

0

2021 елда ТР башкаласында бәйрәм исемнәре белән аталган 20дән артык урам барлыкка килде.

Казанда Яңа ел урамы барлыкка килде
Казанда "Яңа ел" дип аталган урам барлыкка килде. Бәйрәм атамасын Совет районында төзелеп килә торган яңа урам йөртәчәк. Бу хакта Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Андый урамнар 20-дән артык: Гыйнвар, Веселая, Волшебная, Чудесная, Сказочная, Удивительная, Хоровод, Аркылы Хоровод, Вьюжная, Снежная, Зимняя, Еловая, Пихта, Сосновая, Хвойная, Сөенеч, Тылсым, Хыял, Шатлык, Әкият, Наратлы, Урманлы, шулай ук Радостный тыкрыгы.

Алар башлыча коттедж бистәләрендә яки торак комплексларда, нигездә, шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнарында урнашканнар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров