Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кичә ике яңа сырхауханә ачылды

Татарстанда кичә ике яңа сырхауханә ачылды

https://tnv.ru

30 Декабрь 2021, 14:00

653

0

Татарстанда кичә ике яңа сырхауханә ачылды
Татарстанда кичә ике сырхауханә ачылды. Яшел Үзән шәһәрендә күптән көтелгән балалар сырхауханәсен кулланышка тапшырдылар, Әгерҗедәге учреҗдение олылар өчен эшли башлады.

Икесе дә ил күләмендә тормышка ашырылучы "Сәламәтлек сакау" проекты буенча тормышка ашырылган. Яшел Үзәндәге хастаханә ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Шунда ук видеоэлемтә аша Әгерҗедәге медицина обьектын да эшләтеп җибәрделәр.

Элек дәвалану өчен Яшел Үзәннән Казанга - республика балалар клиник хастаханәсенә йөрергә туры килә. Хәзер үзләрендә ук тәүлегенә 200 баланы тикшереп була.

Сырхауханә ачылганчы авыруларны Әгерҗедән Алабуга, Яр Чаллыга юллый торган булганнар. Бүген ачылган хастаханәләр республиканың ике шәһәрендә медицина хезмште курсәту сыйфатын яңа дәрәҗәгә чыгарыр дип көтелә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров