Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады һәм ТНВ карарга чакырды

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады һәм ТНВ карарга чакырды

https://tnv.ru

31 Декабрь 2021, 14:53

1180

0

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады һәм ТНВ карарга чакырды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында татарстанлыларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм Яңа ел төнендә ТНВ карарга чакырды.

«Дуслар, Яңа ел кичендә ТНВ телеканалы мюзикл тәкьдим итә. Кызык булачак дип вәгьдә бирәләр. Карыйбызмы?», — дип языла постта.

22:00 сәгатьтән соң «Менә ул бәхет», дигән мюзикл премьерасы булачак. Быел ТНВ каналы үзенчәлекле музыкаль тамаша әзерләде. Сценарий буенча, төп рольдәге кыз авылда яши, хат ташучы булып эшли. Хыялы — җырчы булу. Тик аңа гашыйк булган егет кенә моның белән риза түгел. Алга таба нәрсә булганын яңа ел кичендә белә алачаксыз. Мюзиклда Лэйна, Илназ Баһ, Алмаз һәм Зөлфирә Миразяновлар, диджей Радик һәм Айрат Сафин, Венера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Гүзәлия, Рифат Зарипов, Алсу Фаракшина һәм Айдар Галимов кебек артистлар катнашты.

Фото: пресс-служба президента РТ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар