Онлайн трансляция

Свернуть

Ни өчен бер урамдагы халык ике төрле шартларда яши?

Ни өчен бер урамдагы халык ике төрле шартларда яши?

https://tnv.ru

12 Январь 2022, 13:00

1102

0

Сарман районы Җәлил бистәсенең Юбилейная урамында яшәүчеләр безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Ни өчен бер урамдагы халык ике төрле шартларда яши?
Сарман районы Җәлил бистәсенең Юбилейная урамында яшәүчеләр безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Анда җылылык үткәргечләр бик тузган. Кайберәүләр электр белән җылытуга күчә. Проблеманы торбаларны төзекләндереп, я булмаса газга тоташып кына хәл итеп була диләр. Урамдагы кайбер йортларга килә торган үткәргечләрен яңартканнар үзе, ә башкалар шул килеш кала. Өстәвенә аларның электр өчен түләүләре дә күп. Ни өчен бер урамдагы халык ике төрле шартларда яши?

Җылылык торбаларын монда 1960 еллар башында, бистәгә нигез салганда ук, сузалар. Шуннан соң бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Торбалар иске булгач җылылык өйләргә килеп җитми иде, түләүләр дә күп булды, ди бистәдә яшәүче Рәмилә Мозаффарова.

Үз вакытында җылылык белән проблемалар булгач, күпләр үз йортларыннан күченеп киткән. Әгәр газ уздырсалар, алар кире бу урамга күченеп кайтырга да әзер икән.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров