Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлылар "Кыш Бабайга хат" акциясе кысаларында 675 баланың яңа ел хыялын чынга ашырды

Казанлылар "Кыш Бабайга хат" акциясе кысаларында 675 баланың яңа ел хыялын чынга ашырды

https://tnv.ru

12 Январь 2022, 17:17

1089

0


2021 елда ятим, хәйрия фондлары карамагындагы, шулай ук мөмкинлекләре чике булган балалар Кыш Бабайга үзләренең хыяллары белән хатлар язды.

Казанлылар "Кыш Бабайга хат" акциясе кысаларында 675 баланың яңа ел хыялын чынга ашырды
Казанда 10 нчы мәртәбә "Кыш Бабайга хат" хәйрия акциясе узды. Ул авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел алдыннан мөһим чара булды. 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган 675 бала ярдәмчел шәһәр халкыннан көтеп алынган бүләкләрен кабул итте, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елда ятим, хәйрия фондлары карамагындагы, шулай ук мөмкинлекләре чике булган балалар Кыш Бабайга үзләренең хыяллары белән хатлар язды.

Шәһәр акциясе кысаларында Казанда алты Яңа ел чыршысы куелды: ТР башкаласының Башкарма комитетында, «Татнефть Арена» боз сарае холлында, шулай ук дүрт район администрациясе бинасында.

Иң үзенчәлекле хыял Польша мәдәнияте белән мавыгучы Айгөл исемле кызда иде: Кыш Бабай аңа бию белән шөгыльләнү өчен Польша милли киемен бүләк итте. Ә «Дуслык» балалар приютында тәрбияләнүченең иң изге хыялы тормышка ашты – Ранель исемле малайны тәрбиягә алдылар, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

Бәйрәм алдыннан балаларның теләкләре белән чыршылар Казанның күп функцияле үзәгенең өч офисында да урнаштырылды, анда «Хоспистагы балаларга хис-кичерешләр бүләк ит» акциясе узды. КФҮкә килүчеләр һәм аның хезмәткәрләре хосписның кечкенә пациентлары өчен татлы ризыклар, җиләк-җимеш, акыллы сәгать, ингаляторлар һәм башка күп әйберләр сатып алган, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында. Балаларга бүләкләрне Кыш Бабай һәм Кар кызы алып килде, алар Анжела Вавилова исемендәге хосписның кышкы бакчасында Яңа ел тамашасында катнашкан.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров