https://tnv.ru
18 Январь 2022, 15:28
407
0
![Пандемия чорында кимеп торган туристлар Татарстанга кабат күпләп килә башлаган](https://s.tnv.ru/resize_cache/108728/372cffca02c6cd34fde6fd3f308be2df/iblock/436/4364c4df3bade2b9e5ad7bacea6f736b/sd.jpg)
Пандемия чорында кимеп торган туристлар Татарстанга кабат күпләп килә башлаган. Узган ел безнең республикада 3 миллион - чит ил һәм өлкә кешесе булып киткән.
Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 1 миллион ярымга күбрәк. Хәзер Казан - Россиядә туристлар иң күп килә торган өч шәһәр исемлегендә.
Һәр кеше Кремльне күрмичә китми, ди белгечләр. Хәзер Казанда 200дән артык кунакханә һәм хостел эшли. Узган ел алар якынча 60%ка тулы булган. Туристларның иң күп килгән вакыты җәй айларына туры килә. Ул вакытта кунакханәләрдә урыннарның 86%ы буш булмый.

Бүлешергә
Комментарии 0