Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа елдан азык-төлеккә бәя 15 сумга арткан

Яңа елдан азык-төлеккә бәя 15 сумга арткан

https://tnv.ru

18 Январь 2022, 16:47

769

0

Яңа елдан азык-төлеккә бәя 15 сумга арткан
Яңа елдан азык-төлеккә бәя арта. Татарстанстат быелдан яшелчә, сөт ризыклары, итнең уртача бәясе 15 сумга күтәрелүен раслады. Бу гыйнварның беренче ун көненә бирелгән саннар.

Җәй буе бәясе артып торган бәрәңге, кишер, чөгендер кабат кыйммәтләнгән. Сатучылар әйтүенчә, 2-3 ай эчендә ак май бәясе 100 сумга кыйммәтләнгән. Ит бәясе дә кимен куймый. Сыер ите яңа елдан тагын арткан. Базарда иң кыйммәт дигән сум ит - 600, сөякле өлеше 450, кабыргасы 350, иттарткычтан чыгартканы 430 сумга җиткән.

Республикадагы бәяләрне хәзер Монополиягә каршы федераль хезмәт тикшерә. Аларның максаты - товарларны алып сатучылар узара килешеп бәяне махсус арттырмаганмы икәнне ачыклау.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров