Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Казан урамнарын җыештырырга 405 берәмлек техника һәм 551 юл эшчесе чыккан

Бүген Казан урамнарын җыештырырга 405 берәмлек техника һәм 551 юл эшчесе чыккан

https://tnv.ru

19 Январь 2022, 11:24

461

0

Бүген Казан урамнарын җыештырырга 405 берәмлек техника һәм 551 юл эшчесе чыккан
Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 551 юл эшчесе һәм 405 берәмлек махсус техника, шул исәптән 58 катнаш юл машинасы, 89 трактор щеткасы, 115 үзбушаткыч, 72 фронталь төягеч, 41 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыккан, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кар чыгару эшләре Адоратский, Айтматов, Әмирхан, Батурин, Бауман, Беломорск, Болотников, Большая Красная, Васильченко, Вербная, Вишневский, Гвардия, Губкин, Даурия, Девятаев, Ершов, Зорге, Ипподром, Фатых Кәрим, Комаров, Кремль, Лесгафт, Маркс, Мехчылар, Миславский, Назарбаев, Новосельская, Павлюхин, Петербург, Пушкин, Сәетгалиев, Театр, Тинчурин, Тихомирнов, Усманов, Фукс, Халев, Халезов, Цеткин, Чапаев, Челюскин, Чехов, Чистай, Чуйков, Яруллин, Киров дамбасы, Горький Шоссесы, Җиңү һәм Универсиада проспектлары, Солтан Галиев, Ирек һәм Вокзал яны мәйданнары, Мамадыш һәм Себер трактларыннан башкарылачак.

Узган тәүлек эчендә урамнардан 17 мең 815 тонна кар, ә кышкы сезон башыннан – 426 мең 229 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Юлларда тәүлек эчендә 297 тонна реагент һәм 736 тонна ком-тоз катнашмасы, ә сезон башыннан – 45,5 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.

Фото: Илназ Волков (Казан)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров